Чабаксарда төрле милләтләрнең алтынчы тапкыр мәдәни форумы уздырыла

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

17-18 мартта Чабаксарда төрле милләтләрнең   алтынчы тапкыр  мәдәни форумы уздырыла. Аны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Чувашстанның Мәдәният министрлыгы оештыра.  

Форумда төрле халыкларның мәдәниятен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре буенча эшчәнлек алып баручы хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни-тикшеренү институтлары һәм җирле социаль-мәдәни җәмгыятьләрнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр  узачак.

Мәдәни форумда Идел буе федераль округы, кайбер башка төбәкләрдән уннан артык делегация катнашачак. Татарстаннан форумда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары  Гүзәл Шәрипова, «Татарстан халыклар дуслыгы йорты» ДБУ директоры Ирек Шәрипов һәм «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ директоры Фәнзилә Җәүһәрова катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International