«Театр.Акт» Казан камера театры «CHELоВЕК ТЕАТРА» дүртенче халыкара кече формадагы спектакльләр театр лабораториясе-фестивалендә Татарстан башкаласы исеменнән чыгыш ясады

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2 мартта Чиләбенең Яңа Художество Театры сәхнәсендә  «CHELоВЕК ТЕАТРА» дүртенче халыкара  кече формадагы спектакльләр театр лабораториясе-фестивалендә Казанның беренче һәм бердәнбер камера театры – «Театр.Акт»  Иван Вырыпаевның «Летние осы кусают нас даже в ноябре» («Җәй шөпшәләре безне көзен дә чага») спектаклен тәкъдим итте.   

«Җәй шөпшәләре..»нең фестивальдә иң көтеп алынган вакыйга булуы шик тудырмый. Спектакль фестивальдә катнашучыларны да, Чиләбе тамашачысын да нык дулкынландырды. Яңа Художество Театры залына (ул 20-25 кешегә исәпләнгән)  бу кичтә өч йөздән артык тамашачы килгән иде.

«Театр.Акт» фестивальнең дипломына лаек булды, театр тәнкыйтьчеләре, белгечләр аны югары бәяләде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International