Нәүрүз Казанда 20 мартта бәйрәм ителә

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

20 мартта иртәнге сәгать унда Камал театры каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме башланачак.   

Нәүрүз, яисә «фарсыча Яңа ел» — кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрдән санала Ул  Кавказда,  Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә, Идел буенда көн белән төн тигезләшкән вакытта  уздырыла. Бәйрәм кунаклары өчен махсус Татарстан халыклары ассамблеясе составына керә торган милли-мәдәни мохтариятләр зур концерт программасы күрсәтергә, үз халыкларының мәдәнияте, көн күреше, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныштырырга ниятли.

237-97-88, 8917-264-44-34 ; 8-950-321-52-33.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International