Казанда Н.Я.Киселев исемендәге «Рукопожатие» Бөтенроссия кинофорумы уздырыла

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Казанда 20 марттан 23 мартка кадәр «Мир» кинотеатрында, Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Халыклар дуслыгы йортында  җәмгыятебездәге милләтара проблемаларга багышланган Н.Я.Киселев исемендәге «Рукопожатие» Бөтенроссия кинофорумы фильмнары күрсәтеләчәк.   

Журналистлар өчен матбугат конференциясе 21 мартта 11.00дә  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында була.

Аны  «Федераль яһүд милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы һәм «Киселев исемлеге» документаль фильмын төшергән  «АБ-ТВ» Мәскәү телекомпаниясе оештыра. Әлеге фильм 2008 елда экраннарга чыкты, илнең күп кенә телеканалларында күрсәтелде, үзебезнең илдә һәм чит илләрдә бик күп мәртәбәле бүләкләргә лаек булды.

Кинофорум сугыш елларында партизанлык иткән Николай Яковлевич Киселев исемен йөртә. Тумышы белән Башкортстанның Благовещенье районы Богородское авылыннан булган рус кешесе – Николай Киселев – үз гомерен куркыныч астына куеп 218 яһүдине фашистлар камалышыннан алып чыккан.

«Мир» кинотеатрында форум нәкъ менә шушы фильм белән ачылачак (21 март, 18.00). Аннан соң тамашачыларга  режиссер Дарья Полторацкаяның «Мәскәүбадтан качу» фильмын карарга тәкъдим ителәчәк. Аның сценариен Йосып Разыков язган.

Соңыннан аның катнашында фильм турында фикер алышу булачак.

E-mail:  ellamitina@gmail.com, www. rukopozhatie.info

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International