Татарстан дәүләт камера хоры Санкт-Петербургның Мариинский театрында чыгыш ясады

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

13 мартта Мариинский театрының концерт залында "Поющая масленица" беренче халыкара хор фестивален ябу тантанасы булды.

Сәхнәдә бу кичтә Карл Дженкинсның «Вооруженный человек» («Кораллы кеше») әсәре яңгырады. Аны алты хордан өч йөздән артык артист башкарды. Алар арасында Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры да бар иде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International