24 мартта 18.30 да ДЗКЗ сәхнәсендә «Йөрәкләргә көйләр тулсын» дигән автор җырларыннан төзелгән концерт була .
Күренекле җырчылар Владимир Муравьев, Валерий Боков, Сергей Бальцер, Юлия Җиһаншина, Яков Маргулис, Виталий Харисов, Виктория Харисова, Эдуард Туманский үз җырларын Казан консерваториясенең «Tatarica» ансамбленә кушылып башкарачаклар. Гадәттә гитарага җырлый торган бардлар бу юлы оркестр белән чыгыш ясый. Бард җырының мондый мөмкинлеге, ягъни оркестрга кушылып башкару мөмкинлеге турында үз вакытында Булат Окуджава әйткән була. Һәм менә бу эксперимент беренче булып Казанда куела.
(89274128275, zhanna2801@yandex.ru).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте