Татарстан халкын Җиңү фотоальбомын ясауда катнашырга чакыралар

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Казан яшь тамашачылар театры, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук КидСпейс балалар шәһәре Instagram челтәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү фотоальбомы» онлайн-акциясенең старт алуы турында хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле килеп туган вәзгыять шартларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм чараларны кичектереп тору мөмкинлеге зур. Шул сәбәпле Казан яшь тамашачылар театры, КидСпейс балалар шәһәре белән берлектә, Instagram челтәрендә «Җиңү фотоальбомы» дип исемләнгән масштаблы патриотик акция башлап җибәрә. Ул бүген, Җиңү көненә нәкъ бер ай кала, старт ала.

Анда катнашу өчен:

1) Instagram челтәрендә гаилә героеның фотоларын, аның батырлыгы һәм сакланып калган гаилә ядкарьләре турында кечкенә генә тарих урнаштырырга;

2)  #фотоальбомПобеды дигән  хештегны күрсәтергә.

3) «лайк» куйган һәркемгә «Җиңү эстафетасын кабул ит!..» дигән текст җибәрергә кирәк.

Оештыручылар бу акцияне күпчелек татарстанлылар яклар дип ышана.

Өстәмә мәгълүмат өчен: +7 960-084-17-12 (Алена) һәм E-mail: tuz-piar@mail.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International