Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үзенең иң уңышлы чыгышларының язмаларын урнаштыра

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында да  башкаручылар музыка сөючеләрне үзләренең иң уңышлы чыгышлары белән сөендерүләрен дәвам итә. ТР Дәүләт симфоник оркестрының архив концертлары видеоязмалары һәм актуаль яңартулар коллективның рәсми YouTube-каналында, шулай ук Мәскәү филармониясе сайтында күрсәтелгән. (ТР Дәүләт симфоник оркестры – Мәскәү дәүләт филармониясендә үз абонементын  булдыра алган беренче төбәк коллективы).

Коллективның гастроль географиясе шактый киң булуы белән бәйле рәвештә, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы онлайн-коллекциягә дөньяның төрле мәйданчыкларыннан  язылып алынган чыгышлар кертелгән.

Чыгышларны ТР Дәүләт симфоник оркестрының рәсми YouTube-каналында карарга була:

http://www.youtube.com/c/TatarstanNationalSymphonyOrchestra

1. Россия, Мәскәү шәһәре, Россия Зур театры, 10нчы «Crescendo» фестивале

Александр Бородин - «Князь Игорь» операсыннан биюләр https://youtu.be/ud8Zj6_uvxQ

П.И.Чайковский – Славянский марш, ор.31 https://youtu.be/NsRhWa0nw_8

2. Франция, Нант шәһәре, Мәдәни үзәк (La Cité Nantes Events Center), Auditorium Christophe Colomb концерт залы, «Безумный день» фестивале

К.Сен-Санс - «Самсон и Далила» операсыннан Вакханалия https://youtu.be/fULu5WaYio4

3. Австрия, Вена шәһәре, Музикферайнның Алтын залы

Михаил Глинка - «Руслан и Людмила» операсына увертюра https://youtu.be/prG-zUpJcSQ

4. Россия, Мәскәү шәһәре, Консерваториянең Зур залы

Д.Шостаковичның барлык симфония һәм инструменталь концертларының язмаларын тәкъдир итү, Д.Шостакович  - 6нчы Симфония https://youtu.be/jOMHFYwIhyM

С.Рахманинов – 1 нче Симфония https://youtu.be/zXlhP-HFfBI

5. Россия, Казан шәһәре, «Казан көзе» фестивале

Фәрит Яруллин – «Шүрәле» балетыннан вальс https://youtu.be/7Ttk6UIoL5Q

П.И.Чайковский – «Итальянское каприччио» https://youtu.be/f9DSjvGc1AY

Каналда планлаштырылган язмалар:

2020 елның 15 апреле - Кытай, Нанкин шәһәре, П.И.Чайковский- «Ромео и  Джульетта» увертюра-фантазиясе

2020 елның 22 апреле - Кытай, Нанкин шәһәре, П.И.Чайковский – Славянский марш, ор. 31

2020 елның 29 апреле - Кытай, Нанкин шәһәре, П.И.Чайковский – 4нче Симфония фа минор, op. 36

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International