Исегезгә төшерәбез, китапханә узган елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында уздырылган күләмле яңарту эшләреннән соң ачылган иде. Шундый ук объект Кукмара районының Әсән-Елга авылында да барлыкка килде.
Башкарылган модернизация эшләре нәтиҗәсендә зур булмаган авыл китапханәсе кыска гына вакыт эчендә яңа шартларга җайлашып, укучыларына дистанцион хезмәт күрсәтә башлады. Чөнки «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында китапханә Милли электрон китапханәгә һәм бай ресурслы ЛитРес һәм Нон-фикшнга тоташтырылган иде. Хәзер аларның фондларыннан Яшел Үзән укучылары бушлай файдалана ала. Моның өчен zelbez12.bibl@yandex.ru адресына гариза җибәрергә кирәк. Шуннан соң аларга логин, пароль һәм кирәкле инструкция белән җавап җибәрелә. Моннан тыш, кулланучылар игътибарына аудиокитапларның бай фонды да тәкъдим ителә.
Ә укучылар бер-берсе белән аралашып, китап дөньясындагы соңгы яңалыклар турында белеп торсын өчен, «Яшел Үзән муниципаль районы Үзәк китапханәләр системасы» МБУ китапханәсе берьюлы берничә акция оештырды. Әйтик, социаль челтәрләрдә (Vkontakte /Instagram) «Яшел Үзәнне укы: өйдә калучылар өчен китаплар...» (https://m.vk.com/wall-172890134_631#actions , https://m.vk.com/wall-155318324_629#actions) әдәби марафоны эшли башлады, биредә электрон ресурслардан файдаланып алырга мөмкин булган иң кызыклы һәм укыла торган басмалар белән танышып була.
#ВремяЧитать_Зеленодольск (https://vk.com/video-115369507_456239029) акциясендә катнашып, кулланучылар үзләренең китапларга булган мәхәббәте турында сөйли ала. Шартлар гади генә: яраткан автор әсәреннән өзекне видеога яздырырга һәм #ВремяЧитать_Зеленодольск хештегы белән интернетка урнаштырырга кирәк. Китапханә тарафыннан игълан ителгән флэшмоб та популярлаша бара. Аңа Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасы һәм Самара өлкәсендә яшәүче шигърият сөючеләр дә кушылды (https://vk.com/video-172890134_456239026, https://vk.com/video-172890134_456239030).
Яшь китап укучылар өчен аерым программа эшләнгән: белем бирү проектлары, иҗади конкурслар һәм мавыктыргыч онлайн-квизлар. Моннан тыш, истәлекле даталар календаре кысаларында интернет челтәрендә әдәбиятка тематик күзәтүләр урнаштырыла. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына китапханәләр «Әдәби полк» онлайн-акциясенә старт бирде, анда укучыларга сугыш турында 75 китап укырга киңәш итә (https://m.vk.com/wall-155325290_376#actions).
Әлбәттә, китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучылар да китапханәгә килү көнен зарыгып көтә. Анда узган ел «Мәдәният» илкүләм проекты буенча үсеш һәм аралашу өчен заманча функциональ зоналар, яңа җиһазлар, шулай ук яңа техник җайланмалар барлыкка килде. Китапханәгә килүчеләр саны бер ярым тапкырга артты.