«Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы 13 апрельдә «Россия-1» каналында булачак

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә 21:00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында көтеп алынган язгы премьера – күпсерияле «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлый.

Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән фильмда төп рольләрне Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Роза Хәйруллина, Юлия Пересильд, Роман Мадянов, Евгений Морозов, Александр Бәширов башкарды. Режиссер-куючы Егор Анашкин.

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы беренче тапкыр 2015 елда басылып чыкты һәм шунда ук бестселлерга әйләнде, «Зур китап», «Ел китабы» һәм «Ясная поляна» әдәби премияләренә лаек булды. «Зөләйха күзләрен ача» китабы дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән, шул исәптән, Брайль теленә дә.

Гүзәл Яхинаның романын телеэкранга күчерү идеясе китап дөнья күргән көннән алып барлыкка килгән. «Россия 1» телеканалы бу эшкә 2017 елда тотына.

Зөләйха ролен башкарачак актрисаны сайлау сораулар тудырмый. Язучы Гүзәл Яхина фильм төшергәнче үк күп тапкырлар интервьюда героиня образында бары тик Хаматованы гына күрүен әйтте. Алга таба төп рольне башкару турында режиссер һәм актриса белән дә җентекләп сөйләшенде. Чулпан Хаматова беренче серияләрнең сценарийларын игътибар белән өйрәнде һәм тәкъдим ителгән материалның югары сыйфатына инанып, ризалык бирде.

САННАР

  • Кино төшерү мәйданчыгында көн саен 70-100 хезмәткәр эшләгән.
  • Баржага утыру күренеше өчен 200 артист җәлеп ителгән.
  • 6 мең кв. метр мәйданлы бистә төзелешенә 500 кубометр агач киткән. Төзелеш эшләре 3 ай дәвам иткән.
  • «Зөләйха күзләрен ача» сериалы 67 смена эчендә төшерелгән.

Күпсерияле фильмны төшерү өчен Татарстанның Лаеш районында Кама ярында махсус Семрук бистәсен төзегәннәр, сюжет буенча аңа  сөргендәге кешеләр нигез салган. Китапта бистәнең тасвирламасы һәм аның нинди кыяфәттә булырга тиешлеге турында сүзләр юк, шуңа күрә куючы рәссамнар бу күренешләрне үзләре иҗат иткән. Бу вакытта аларны танылган совет архитекторы Константин Мельниковның эшләре илһамландырган. Татарстан хакимияте бистәне киләчәктә арт-объектка әйләндерергә ниятли.

Кино төшергән вакытта иҗат төркеменә күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры килә, һәм алар табигать һәм һава торышы белән генә бәйле түгел. Татарстан Республикасы башкаласы Казан фильм күренешләре  өчен кирәгеннән артык чиста һәм яңа шәһәр булып чыга. Рәссамнар заманча шәһәрне «картайту» һәм аның образын узган гасыр башына якынайту өчен төрле хәйләләргә барган. Казан Кремленнән иллюминация төшерелгән, урамнарга балчык түшәлгән, ә фасадлар  төзеклеген кар белән яшергәннәр.

Тарих башында Зөләйханың ире һәм каенанасы белән яшәгән  Юлбаш бистәсенә туры килә торган авылны шактый озак эзләгәннәр. Төркем кирәкле урынны табу өчен  бөтен республиканы йөреп чыга, әмма нәтиҗәсез. Хәтта татар авылын башка төбәктә төшерергә дип уйлаган булалар, ахыр чиктә, уңышлы урын табыла - «Татар – авылы» Татар мәдәнияте музее.

Рәссамнар Роман Яхинаның уникаль дөньясын  экранга күчерү буенча күләмле эш башкарганнар. Реквизитны берничә зур машинада йөртергә туры килгән.

Күптән көтелгән «Зөләйха күзләрен ача» күпсерияле фильмының премьерасын 13 апрельдә  21:00 сәгатьтә "Россия" каналында карагыз! Сериал телеэфир белән берьюлы  Russia.tv онлайн-сайтында да трансляцияләнәчәк.

Фотоларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/6D8R/usSa8EpWg  (фото - телеканал «Россия 1»).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International