ТурСтат порталы Россиядәге иң яхшы сынлы сәнгать музейлары рейтингын бастырып чыгарды. Рейтинг музейларның социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналлардагы популярлыгын анализлап, виртуаль турлар һәм экскурсияләр, күргәзмәләр буенча тәкъдимнәрен өйрәнеп һәм музейлар трансляцияләрен карау нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия төбәкләренең иң яхшы сәнгать музее унлыгын җитәкли. Аның артыннан ук Екатеринбургның сынлы сәнгать музее урнашкан.
Илнең иң популяр сәнгать музейлары дип Третьяков галереясы, Рус музее һәм Пушкин музее танылды. 2019 елда Мәскәүдәге Третьяков галереясында 2,84 миллион кеше, Санкт-Петербургтагы Рус музеенда - 2,39 миллион, Мәскәүдәге А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 1,48 миллион кеше булган.