Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Пейсах бәйрәме уңаеннан котлавы

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының барлык яһүд җәмгыяте вәкилләрен иң төп яһүд бәйрәмнәренең берсе - Пейсах бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Пейсах -  яһүд халкының тарихын, аның иреккә омтылышын чагылдыручы борынгы бәйрәм. Бәйрәмнең гасырлар дәвамында үзгәрешсез калган традицияләре кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.

Татарстан Республикасында үзара татулыкта яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрне бергә  тату гаилә булып билгеләп үтүе күркәм гадәткә әйләнде. Төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм диненә хөрмәт булуы - Татарстанның тотрыклы үсеше өчен ышанычлы нигез.

Пейсах - ул, барыннан да элек, гаилә бәйрәме. Бу - вакытны гаилә белән үткәрү, туганнарга һәм якыннарга карата игътибарлы булу, бер-берең белән аралашу,  ярату һәм кайгырту өчен  яхшы мөмкинлек! Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге һәм бәхет телим!

Министр                                                                                                                И.Х.Әюпова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International