La Primavera оркестры YouTube каналының плей-битендә  иң яхшы чыгышларын урнаштырды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

La Primavera оркестры YouTube каналында  L'arte del arco фестивале, "Абязов-фестивале", "Звезды из Завтра" проектының иң яхшы номерлары белән плей-бит туплаган. Балалар  өчен аерым тәкъдим эшләнгән: балалар абонементы программаларыннан чыгышлар, шулай ук Камал театры актерлары катнашында әзерләнгән татар телендәге проектлар белән танышып була.

"Социаль челтәрләрдә бездән  ни сәбәпле он-лайн концертлар ясамавыбызны сорыйлар. Аларны оештыру өчен оркестрга тулы составта җыелырга кирәк, ә бу 22 кеше дигән сүз. Без шул рәвешле үз-үзебезне изоляцияләү шартларын бозарбыз дип куркам", - дип сөйләде оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Ул хәбәр иткәнчә, музыкантлар өйдә вакытта да  киләсе концертлар программасына керәчәк яңа партияләрне өйрәнә. Маэстро үзе "Звезды из Завтра" программасы өчен номерларны оркестрлау эшен тәмамлады һәм хәзер ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа әсәр өстендә эшли.

Якын арада оркестрның социаль челтәрләренә Рөстәм Абязов  тарафыннан музыка язылган җырларның аудио - һәм видеоязмаларын чыгару планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән чикләү чаралары аркасында, оркестр L'arte del arco фестивале концертларын, Мальтадагы зур гастроль турын гамәлдән чыгарды һәм Татарстанның музыка мәктәпләрендә укучылары катнашында планлаштырылган концертларны күчерде.

СЫЛТАМАЛАР:

  • La Primavera - детям: https://www.youtube.com/playlist?list=PLYRDJtV9vUTRD0zHdIRXpFjs-XlET7bv7
  • "Звезды из завтра": https://www.youtube.com/playlist?list=PLYRDJtV9vUTSOQfLbUTFGvVEz_Sbdzfjb
  • "Абязов-фестиваль: лучшее": https://www.youtube.com/playlist?list=PLYRDJtV9vUTRHmFjHzwI6lKBk9XRsRntI
  • "L'arte del arco: лучшее": https://www.youtube.com/playlist?list=PLYRDJtV9vUTTgG0DxgEp3YBLFkLb0l4_0
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International