ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы узды


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов вафат булды

Апас районында бүген ике яңа мәдәният йорты ачылды

Казанда «7 көн эчендә кино» Икенче халыкара проекты узачак

Иртәгә Казанда халык сәнгать һөнәрләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы уза


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанлыларны Бөтенроссия "Ватан Геройларына Дан!" конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасының халык артисты Халидә  Сөнгатуллинаның юбилее уңаеннан махсус куелган «Яратып туялмадым» спектакленең авторы - М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты, язучы Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Татарстанлылар  төбәкара «Салават күпере» балалар татар халык иҗаты конкурсы лауреатлары булдылар

16, 17 һәм 18 нче декабрь (көнгә 3 тапкыр: 13:00, 16:00, 18:30) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленең премьерасы була.

Спектакльнең жанры – лабиринт. Режиссёры – Резеда Гарипова; рәссамы – Илшат Вилданов; композитор — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова (JUNA төркеме); хореограф – Резедә Муллагалиева; хормейстер – Алия Хәмзина; ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов (“Алтын битлек” премиясе лауреаты); дирижер – Ильяс Камал; инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Малетина; режиссер-куратор — Зөлфәт Закиров.

Яшь чикләве – 12+.

Спектакльдә Татарстанның халык артисткасы – Ләлә Миңнуллина; Татарстанның атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Рөстәм Гайзуллин; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары – Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; яшь артистлар – Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов, Альбина Гашигуллина; чакырылган артист Зәринә Вилданова һәм КТУ студентлары катнаша.

Спектакль турында:

Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер?

Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме?

Без үзебез кемнәр? Хакыйкатьләр һәм кыйммәтләр алышынып торган дөньяның вак бер өлешләреме? Нигә гармония югалды җаннарыбыздан?

«Сәйдәш. Йокысызлык» – беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы?

Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала?

Без бу лабиринтка керергә әзерме?

Килүчеләргә пыялачы һәм рәссам һөнәрләренең серләре, төрле илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләячәкләр, Россия һәм Советлар Союзының элеккеге Республикаларында эшләп килүче аларны борынгы уенчыклар,җитештерүоешмаларының иң яхшы чыршы бизәкләре үрнәкләре белән таныштырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International