Казанда «Чыршы уенчыклары фабрикасы»н ачалар

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

2020 елның 9 декабрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Чыршы уенчыклары фабрикасы»күргәзмәсе ачыла. Килүчеләргә пыялачы һәм рәссам һөнәрләренең серләре, төрле илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләячәкләр, Россия һәм Советлар Союзының элеккеге Республикаларында эшләп килүче аларны борынгы уенчыклар,җитештерү оешмаларының иң яхшы чыршы бизәкләре үрнәкләре белән таныштырачаклар.

Шулай ук музейда чыршы шарын бизәү буенча мастер-класслар узачак. Музей кунаклары чыршы шарын милли бизәкләр, орнаментлар белән бизи,туганнарына, дусларына һәм якыннарына яңа ел бәйрәме уңаеннан котлау теләкләре яза алачаклар.

Музей территориясендә Казанда беренче булган махсуслаштырылган пыяла чыршы уенчыклары кибете ачылачак, андаиң зәвыклы, гомумән, бар төрле чыршыны да бизәү өчен уенчыклар сайлап алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International