Апас районында бүген ике яңа мәдәният йорты ачылды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Апас районында берьюлы ике яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Түбән Иябаш һәм Ясаш-Бураш авыл мәдәният йортлары "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзекләндерелде. Соңгысы атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Хәйруллина исемен йөртә. Биредә 5 мәдәни оешма эшли.

Түбән Иябаш мәдәният йортында 3 оешма иҗади эшчәнлек белән  шөгыльләнә. Үзешчән артистлар бүген кунакларга һәм авыл халкына яңартылган сәхнәдә беренче концертларын күрсәттеләр. Мәдәният учреждениеләрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнаштылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов билгеләп үткәнчә, быел, республиканың финанс ярдәме белән яңартылган 12 мәдәният йорты, ә "Мәдәният" милли проекты кысаларында 8 мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.

Фото: http://apastovo.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International