Татарстанлыларны Бөтенроссия "Ватан Геройларына Дан!" конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган "Ватан Геройларына Дан! чарасы 2020 елның 15-20 декабрендә «Без бөек держава өчен" иҗади проекты кысаларында уза һәм Ватан Геройлары көненә багышлана.

Конкурста Россия Федерациясе гражданнары, сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм өлкәннәр катнаша ала.

 Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә:

- Вокал;

- Филипп Киркоров репертуарыннан җырлар;

- Иосиф Кобзон репертуарыннан җырлар;

- Нәфис сүз;

- Музыкаль-инструменталь сәнгать;

- Хореография;

- Автор җыры;

- Оригиналь жанр;

- Сөйләм жанры.

Конкурста катнашу өчен гариза тутырырга, фото, чыгышны беркетергә һәм aragorn-studio@mail.ru электрон адреска җибәрергә кирәк. "Ватан Геройларына Дан!" конкурсына гаризалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә урнаштырылган.

Конкурсны оештыручы - Төбәкнең «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International