14 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр Казанда «7 көн эчендә кино»икенче халыкара проекты узачак. Әлеге уникаль проект кысаларында бөтен дөньядан сайлап алынган 10 команда бер атна эчендә кыска метражлы фильмнар төшерәчәк, ә иң яхшы өч картина акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Алга таба фильмнар Россия һәм чит ил кинопрокатына чыгачак альманахка берләштереләчәк, шулай ук кинофестивальләрдә тәкъдим ителәчәк.
Проектны гамәлгә куючы-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. 2020 елда ул Казан дәүләт мәдәният институты базасында уза. Проектта Франция, Латвия, Зимбабве, Вьетнам, Никарагуа, Яңа Зеландия, Румыния, Россия кинематографистлары катнаша. Быел Татарстан Республикасыннан яшь кинематографист Оксана Сенчугова катнаша, ул халыкара кинофестивальләр лауреаты һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.
Конкурс нәтиҗәләре 21 декабрьдә билгеле булачак. Беренче урынны алган команда акчалата 500 мең сум, икенче урынга– 300 мең сум, өченче урынга– 200 мең сум бүләк каралган.