Иртәгә Казанда халык сәнгать һөнәрләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы уза

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Иртәгә сәг. 10:00 Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында халык сәнгать һөнәрләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы утырышы узачак.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен грант алучыларның чыгышы планлаштырылган.

Утырыш кысаларында алтын тегү технологиясе турында видеоролик тәкъдим ителәчәк. Аннан соң, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Фәсхетдинова Идел буе регионында алтын чигү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Утырышның көн тәртибендә – 2019 елда грант алучыларның продукциясен халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләренә кертелүен раслау мәсьәләсе дә каралачак. Бу процедура 2020 елдан башлап барлык грант алучылар өчен даими булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International