Казанда «Яратып туялмадым» спектаклен күрсәтәчәкләр

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар! 12 декабрь 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның дүртенче премьерасын тәкъдим итә. Татарстан Республикасының халык артисты Халидә  Сөнгатуллинаның юбилее уңаеннан махсус куелган «Яратып туялмадым» спектакленең авторы - М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты, язучы Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Ренат Әюпов: “Минем уйда татар театрына нигез салучыларның берсе Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында спектакль кую хыялы бар иде. 2016 нчы елда Татарстан язучылар берлегенә бирелгән заказ буенча Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романы дөнья күрә. Мин ул романны укып чыккач гашыйк булдым. Бу, әлбәттә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлын тулаем тасвирлаучы әсәр. Минем үтенеч буенча, автор безнең театр өчен “Яратып туялмадым” пьесасын язды. Премьераның театрыбыз чишмә башында торучы Халидә Сөнгатуллина юбилеена туры килүе дә уңышлы очраклык. “Яратып туялмадым” - аның бенефисы. Белүебезчә, кызыклы образлар тудырган Сәхибҗамал - Уфада “Нур” театрына нигез салучы шәхес. Гомумән алганда, тамашачы әлеге спектакльне карап кадерсезләр һәм каберсезләр илен күрәчәк...”.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы еллары Чистай психоневролгия интернатында үтүе билгеле. Әсәр тарихи чыганакларга таянып язылган. Анда героиняның интернатта үткән гыйбрәтле еллары тасвирлана. Спектакль бары тик сәхнәдә тамаша уйнаганда гына үзен бәхетле итеп хис иткән хатын-кыз ялгызлыгы, аның авырулары белән көрәшүе һәм интернатта тормышка ашкан хыялы турында. Тамашачыда мелодрама кызгану хисен тудырырмы, яки киресенчә горурлану хисенме?.. Бу сорауга җавапны спектакльне карап белерсез.

Рәссам – Б.Урманче һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гыйлванов.

Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин.

Ут куячы рәссам – Илшат Сәяхов.

 

Пресс-показга аккредитация 10 декабрь 17:00 сәгатькә кадәр kariev_theatre@mail.ru​ почтасы аша башкарылачак.

Элемтә өчен телефон телефон:  8(843) 237-93-27

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International