Свердловск өлкәсенең Түбән Серги районы Аракай авылында онлайн форматта III Төбәкара «Салават күпере» балалар татар халык иҗаты конкурсы узды.
Конкурс агымдагы елның төп вакыйгаларына – РФ «Хәтер һәм дан» елына, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулуга һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган.
Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 76 иҗат коллективы гариза биргән, барлыгы 530 кеше.
Жюри карары буенча Татарстан Республикасының Кукмара районыннан «Сәйлән» фольклор коллективы, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткадан «Сандугачлар» халык хоры, Чиләбедән «Айгөл» халык бию ансамбле, Казаннан калейдоскоп хореография коллективы, Пермь краеның Барда авылыннан баянчылар квартеты лауреат исеменә лаек булды.