Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепчелегенең сәнгать-эксперт советы утырышы узды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясадылар.
Ирада Әюпова халык сәнгать һөнәрләре осталары Ирина Зубцова, Анастасия Шамова, Ольга Родионова, Гөлназ Афанасьева һәм Ринат Әхмәтовны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Утырышта 2019 елда грант алучыларның продукциясен халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләренә кертү һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре оешмалары реестрына кертү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.