ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Туган якны өйрәнү белгече Лев Моисей улы Жаржевский 76 яшендә вафат булды.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәге фотопроекты ачылды. «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе фотопроекты «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» ярдәме белән оештырылды, ул Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан Кытай сәнгатендә XVII-XX гасырда булган изге теләкләргә багышланган.

ТР Мәдәният министрлыгында төбәкнең мәдәни мирасы объектлары турында җыентык-энциклопедиянең икенче томын тәкъдир иттеләр.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең иҗади командасы «Рус шигъриятенең алтын гасыры: якын һәм ерак» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әзерләде.

Камал театры тамашачыларын күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин иҗаты белән якыннанрак танышырга чакыра. 

«Риваять» Төрки-татар этникасы ансамбле 26нчы октябрь көнне республикабызның башкаласы Казан шәһәрендә үзенең 10 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үтәчәк. 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 27 октябрьдә 10:00 сәгатьтә «Мөслим тугайлары» Халык фольклор ансамбленең мастер-классы була.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

27 октябрь 17:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Сергей Говорухинның тормышы һәм иҗаты турында «Синнән сорарлар» («Спросят с тебя») яңа фильмының премьерасы булачак. Яңа әсәрне Россия Федерациясенең атказанган артисты Сергей Маховиков тәкъдир итәчәк. Тамашачыларга шулай ук «Ләгънәт укылган һәм онытылганнар» («Прокляты и забыты») (1998) документаль-публицистик фильмыннан өзек күрсәтәчәкләр.

30 октябрь Санкт-Петербургта  «VIOLINO» I Халыкара скрипкачылар конкурсы ачыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International