«Риваять» Төрки-татар этникасы ансамбле 26нчы октябрь көнне республикабызның башкаласы Казан шәһәрендә үзенең 10 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үтәчәк. Программада, «Риваять» төркеме дистә ел буена тупланган хәзинәгә тиң композицияләр, халкыбызның мәдәни мирасы булган биюләре, җырлары, музыка уен кораллары! Юбилей кунаклары: Газинур Фарухшин, Лилия Муллагалиева һәм без «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзебезнең дәртле биюләребез, халыкчан җырларыбыз белән әлеге юбилей кичәсендә катнашабыз.