27 октябрьдә Камал театры «ТЕАТР & МУЗЫКА» циклы ачылу тантанасына чакыра

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Камал театры тамашачыларын күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин иҗаты белән якыннанрак танышырга чакыра. Театр сәхнәсендә композитор турындагы җырлар, романслар һәм хатирәләр нигезендә Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында театраль-музыкаль тарих яңгыраячак. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров, артистлар Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин катнаша.

Фортепиано өчен оркестр белән концертны проектның махсус кунагы - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхразиев башкарачак. Режиссер - Айдар Җәббаров. Театрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.

Яңгыраячак җырлар һәм романслар: «Ышанам» (Л.Әйтуганов сүзләре), «Яз чәчәген өзмә минем өчен» (З.Фәйзуллин сүзләре), «Бөрә таллар» (М.Ногман сүзләре), «Синең өчен» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Китмә, сандугач» (Г.Зәйнәшева сүзләре), «Оныта алмыйм» (М.Ногман сүзләре), «Көзге моң» (М.Галиев сүзләре), «Сонет № 109» (У. Шекспир), «Куңелем өзгәләнгән минутларда» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Сипкелле диләр мине» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Кузләрем тик сине эзлиләр» (М.Ногман сүзләре), «Без барыбер бергә булырбыз», (Ф.Сафин сүзләре) һ.б.

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин (1921 -1993) - күренекле композитор, пианист, педагог, Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының музыка авторы, 400 дән артык җыр һәм романслар, күп санлы камера һәм симфония музыкасы әсәрләре иҗат итүче, СССРның халык артисты, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Данлыклы татар композиторының музыкасын кайчан да булса ишеткән һәркемнең үз Яхины бар - аның гармониясенә бәйле образлар дөньясы, онытылмас тәэсирләр, кичерешләр һәм хис-тойгылары...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International