Туган якны өйрәнү белгече Лев Моисей улы Жаржевский 76 яшендә вафат булды.
Озак еллар Л.М.Жаржевский Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына шәһәр тарихы мәсьәләләрендә киңәшләрен бирә, хезмәттәшлек итә. Ул Казанда туган, 20 елга якын Ленинград шәһәрендә яшәгән, хәрби химик булып эшләгән.
Лев Жаржевский гомер буе Казан тарихы, аның иң иистәлекле урыннары һәм кызыклы вакыйгалары белән таныштыра. Ул Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында күпсанлы очерклар язылган шәхес. Казанлылар аны Дикобр Бобровский тәхәллүсе астында белә.
Лев Моисей улы экскурсоводлар өчен файдалы булган төп мәгълүматларның базасын булдыру инициативасы белән чыга һәм бу эшкә абруйлы һәм дипломлы тарихчыларны, шулай ук архивчыларны җәлеп итү мөһимлеген ассызыклый.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Л.М. Жаржевскийның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Хушлашу 27 октябрь 11:00 сәгатьтә Арча зиратының Ярославских Чудотворцев чиркәве янында узачак.