27 октябрь 17:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Сергей Говорухинның тормышы һәм иҗаты турында «Синнән сорарлар» («Спросят с тебя») яңа фильмының премьерасы булачак. Яңа әсәрне Россия Федерациясенең атказанган артисты Сергей Маховиков тәкъдир итәчәк. Тамашачыларга шулай ук «Ләгънәт укылган һәм онытылганнар» («Прокляты и забыты») (1998) документаль-публицистик фильмыннан өзек күрсәтәчәкләр.
Чарага Россиянең халык артисты Вадим Кешнер һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Лядова җитәкчелегендә Казан театр училищесы студентлары тарафыннан юбилей программасы әзерләнде.
Искә алу кичәсендә «Оперение» иҗади үсеш студиясе, «ArtHeart» альтернатив үсеш үзәге укучылары да чыгыш ясаячак. Шулай ук кичәдә «4 нче балалар сәнгать мәктәбе» рәссамнарының "Сугыш юллары" исеме астындагы хезмәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Мәдәни чараны Эльмира Рәшитова алып барачак, сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең халык артисты Вадим Кешнер.
Керү ирекле. Кинотеатрның сайтында алдан теркәлү яисә кассада урын алу сорала: https://kinoteatr-mir.ru/.
Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино»мәдәният учреждениесе ярдәме белән үткәрелә.