Гаризалар 2021 елның 26 октябреннән 8 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен Министрлыкка түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
1) грант алу өчен гариза
2) мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проект,
3) проектны тормышка ашыру чыгымнарының сметасы,
4) чаралар планы,
5) күтәрелгән проблематика буенча үткәрелгән социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре,
6) салым органында теркәлү турында таныклыкның күчермәсе,
7) гариза бирүченең конкурста катнашуына ризалык бирүе турында рәсми бланкта гамәлгә куючының рөхсәте.
Гаризалар һәм документлар кәгазьдә һәм электрон чыганакларда (флеш-картада) министрлыкта Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча 205 кабинетта кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (843)264-74-14.