«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе сәхнәсендә "Пушкин картасы" программасын тәкъдир иттеләр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең иҗади командасы «Рус шигъриятенең алтын гасыры: якын һәм ерак» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әзерләде.

Вакыйга XIX гасыр башында иҗат иткән һәм бай әдәби, шигъри, музыкаль мирас калдырган мәдәният эшлеклеләренә багышлана.

Алтын гасыр вәкилләре турында әйтсәк, беренче чиратта телгә түбәндәге исемнәр килә: Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов, Федор Тютчев, Лев Толстой, Федор Достоевский, Антон Чехов, Иван Тургенев, Михаил Глинка, Николай Римский-Корсаков, Петр Чайковский һәм башкалар.

Беренче әдәби-музыкаль кичәгә Казанның Киров районы мәктәбе укучылары, шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.

Агымдагы елның ноябреннән "Рус шигъриятенең алтын гасыры: якын һәм ерак" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә "Йолдызлык" театры репертуарына керәчәк. Билетларны «Пушкин картасы» белән дә алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International