Татарстан музейлары һәм китапханәләре республиканың мәдәни мирасы объектлары турында энциклопедия алачак

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

ТР Мәдәният министрлыгында төбәкнең мәдәни мирасы объектлары турында җыентык-энциклопедиянең икенче томын тәкъдир иттеләр.

Тиражы 1 мең данә тәшкил иткән җыентык республикага файдалануга тапшырылачак һәм китапханәләр, туган якны өйрәнү музейлары һәм район администрацияләренә таратылачак.

«Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» басмасының икенче томы төбәкнең административ районнарында урнашкан архитектура һәм тарих һәйкәлләренә багышланган. Икенче том ике өлештән тора.

Казанның мәдәни мирас объектларына багышланган басманың беренче томын Алексей Тарунов узган ел Татарстан учреждениеләренә тапшырган иде. Китап шулай ук бик күләмле, аның авырлыгы өч килограмм тәшкил итә.

«Икенче томны булдыру өстендә мин алты ел эшләдем, 2015 елдан бирле машина белән Татарстанның барлык районнарын йөреп чыктым. Бу фәнни хезмәт-каталог булып тора», - дип билгеләп үтте Тарунов.

Каталог-энциклопедиянең икенче томын тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, Милли музей генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Алисә Вяткина катнашты.

Алексей Таруновка ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музее Рәхмәт хатлары тапшырды. Каталоглар республика китапханәләренә, фәнни китапханәләргә, музейларга, югары уку йортларына тапшырылачак.

Каталогның ике томы да электрон форматта бар: 16-1.nnrf.ru, 16-2.nnrf.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International