Казан скрипкачысы Мария Качарина Санкт-Петербургта «VIOLINO» I халыкара скрипкачылар конкурсында чыгыш ясаячак

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

30 октябрь Санкт-Петербургта  «VIOLINO» I Халыкара скрипкачылар конкурсы ачыла.

Г.Р.Державин музей-утарының концертлар залында 16.30 сәгатьтә катнашучыларның исемлеген һәм бәйгенең шартларын әйтәчәкләр. Программада конкурсның жюри әгъзалары Дмитрий Берлинский, Алехандр Драго һәм Алексей Лукирский чыгышы да бар.

Конкурсның оештыру комитеты Junior һәм Senior категорияләрендә 6 премия игълан итте. Махсус бүләк – Европаның классик музыка өлкәсендә мәшһүр рекордс лейблларының берсе - «Aulicus Classics» та тавыш яздыру.

Конкурсның жюри әгъзалары дөньяның 6 иленнән танылган скрипкачылар: жюри рәисе – Дмитрий Берлинский (Россия, США), сәнгать җитәкчесе – Алехандро Драго (Аргентина, США), Роман Федчук (Чехия), Лоренцо Турки-Флорис (Италия), Роберто Бокор (Швейцария), Алексей Лукирский (Россия).

Конкурс кысаларында танылган скрипка сәнгате осталарыннан мастер-класслар, шулай ук хәйрия концерты планлаштырылган.

Конкурсантларның барлык чыгышлары «РФ мәдәнияте» («Культура РФ»), Youtube, Vkontakte һәм Facebook порталында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International