Мәгълүмати ачыклык мәктәбенә чакырабыз!

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләрен Татарстан Республикасы мәгълүмати ачыклык һәм медиа мәктәбенә чакыра.

Уку түләүсез!

Мәктәптә укучылар өчен презентация материаллары, әсбаплар, видеокурслар, чек-битләр һәм башка мәгълүмат ачык булачак.

Укуга социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләрен түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз:

Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 (ТР Мәдәният министрлыгы)

Көне һәм вакыты: 25 ноябрь 2021ел  09.30 сәг.

Кеше саны чикләнгән. Гаризаны биредә бирергә мөмкин.

Видеотрансляцияләрне карау өчен сылтама теркәлү узган катнашучыларга җибәреләчәк.

Сезне фикердәшләр, кызыклы очрашулар, спикерлар һәм тәҗрибә туплау өчен дәресләр көтеп кала.

Тулырак мәгълүматны биредә укыгыз.

Проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International