Казанда балалар сәнгать мәктәпләре һәм балалар иҗат мәктәпләре укытучылары конференциясе узачак

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 26 ноябрендә 11:00 сәгатьтә Казан шәһәренең 4 нче балалар сәнгать мәктәбендә балалар сәнгать мәктәпләре һәм балалар иҗат мәктәпләре укытучыларының «Укытуның актуаль проблемалары» дип исемләнгән Төбәкара гамәли конференциясе узачак.

Конференция эчтәлеге- рәсем сәнгате, рәсем, композиция, живопись, декоратив – гамәли сәнгатьне укытуда кулланыла торган кызыклы методикалар, заманча белем бирү технологияләре буенча тәҗрибә уртаклашу.

2021 ел конференциясенең темасы - «Хәзерге заманда белем бирү барышында «Композиция» предметын укытуның актуаль мәсьәләләре».

Конференция 3 форматта уза: көндезге – доклад белән чыгыш ясау, читтән торып – видеога төшерелгән чыгыш һәм дистанцион – ZOOM платформасында ВКС аша доклад белән чыгыш ясау.

Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы нәшер ителәчәк, ә җибәрелгән барлык видеоматериаллар барлык катнашучыларга да куллануга биреләчәк.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе; «Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International