Казанда Венгрия киносы көннәре узачак

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

26-28 ноябрь  Казанның «Мир» кинотеатрында Венгрия киносы көннәре узачак. Вакыйга кысаларында Венгрия кинематографының соңгы еллардагы иң яхшы үрнәкләре күрсәтеләчәк. Тамашачылар «Венгрия Тарантиносы» ннан тарихи-романтик триллер һәм хәтта вампир ретро-комедиясен карый алачак.

Казанда Венгрия киносы көннәрен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт мәдәният учреждениесе, Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы оештыра. Чараны ачу тантанасында Казанда ВенгриянеңГенераль консулы Адам Штифтер катнашуы көтелә.

Венгрия киносы көннәре кысаларында «Мир» кинотеатрында 4 фильм күрсәтеләчәк.

Керү ирекле, урыннарны кинотеатр сайтында алырга мөмкин: https://kinoteatr-mir.ru/.

Кинотеатрга QR-код һәм паспорт белән килү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International