А.С.Пушкин исемендәге үзәк рус романсы концертына чакыра

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

2021 елның 26 ноябре 19:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә композитор Александр Варламовның 220 еллыгына багышланган романс кичәсе узачак.

Программаның авторы һәм алып баручы – Татарстан Республикасының атказанган артисты Юлия Җиһаншина.  

Программада халыкара конкурс лауреатлары Наилә Мартынова һәм Полина Белинская, бөтенроссия һәм халыкара конкурс лауреатлары Анна Халлдорсдоттир һәм Денис Денисов, «Восход» ансамбле (Софья Зорина, Елена Калюжная, Денис Медведев, Рәмзил Әүбәкеров) һәм концертмейстерлар – бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Максим Мулин һәм Олеся Белинская, Халыкара конкурслар лауреаты Александра Валова катнашачак.

Мәдәни кичәдә Казан музыкантлары башкаруында XIX гасырның беренче яртысында иҗат иткән рус композиторы, милли рус музыкасына нигез салучыларның берсе Александр Егор улы Варламовның популяр әсәрләре яңгыраячак.

Билетлар kassir.ru сайтында.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)236-03-71 яисә 252-20-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International