Босния һәм Герцеговинада Россиянең рухи мәдәнияте көннәрендә Татарстанны тәкъдир иттеләр

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия делегациясе составында Босния һәм Герцеговинада Россия рухи мәдәнияте көннәрендә катнаша, чара 21-23 ноябрьдә Сараевода уза.

Ул Татарстанны түгәрәк өстәлдә «Мәдәниятара диалогның нигезе буларак рухи кыйммәтләрне саклау» доклады белән танытты.  Ирада Әюпова Татарстан Республикасының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Бүген Ирада Әюпова Сараево милли театрында Рус географик җәмгыятенең «Искиткеч Россия» күргәзмәсен ачуда катнашты. Биредә театрның директор урынбасары Гордана Хреновиця, Россия Мәдәният министрлыгының музейлар һәм тышкы элемтәләр Департаменты директоры Александр Воронко, Босния һәм Герцеговинаның гражданнар эшләре буенча министры Анкицей Гуделевич һәм Россия Федерациясенең Босния һәм Герцеговинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Калабухов белән очрашу узды.

Босния һәм Герцеговинада Россия рухи мәдәнияте көннәре Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International