Казан яшь тамашачылар театрында Евгений Шварц пьесасы буенча «Алтын битлек» номинанты Петр Шерешевский җитәкчелегендә «Шәүлә» спектакле премьерасы булды.
Спектакльдә ТР халык артисты Михаил Меркушин, ТР атказанган артистлары Павел Шустов һәм Алексей Зильбер, артистлар Виталий Дмитриев, Полина Малых, Ярослав Кац һәм Дарья Бакшеева катнаша.
Спектакльнең премьерасы алдыннан Казанда Евгений Шварц исемендәге урам барлыкка килүе билгеле булды, ул Киров районында («Залесный Сити» торак комплексында) Г.Р.Державин һәм Е.А.Баратынский урамнары арасында урнашачак.
18+.