15 декабрь 10:30 сәгатьтә Әлмәттә «Тат-АRS-Тан» конкурс хәрәкәте эшли башлый. Конкурс республика күләмендә узачак. Хәрәкәткә балалар сәнгать мәктәпләре, урта махсус һөнәри белем бирү мәдәният һәм сәнгать уку йортлары укучылары катнашындагы белем бирү проекты этәргеч булачак.
Әлмәттә биш юнәлеш-музыка, хореография, театр, шулай ук рәсем һәм декоратив – гамәли сәнгать буенча мастер-класслар узачак.
Проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан «Иске Әлмәт» мәдәният йорты базасында «Татар мәдәни ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә гамәлгә ашырыла.
17 декабрь Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын йомгаклау тантанасы узачак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак. Чара кысасында республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына төп нәтиҗәләр ясалачак.
Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуашия, Мордовия, Удмуртия, Алтай һәм Әзербәйҗаннан килгән танылган милли шагыйрьләр бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булачак. Бәйрәмгә Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллекләре һәм филиаллары, шулай ук Татарстан муниципаль районнарының Дуслык йортлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, милли-мәдәни автономия активистлары да киләчәк.
Татарстан районнары һәм шәһәрләре мәдәни коллективлары бәйрәм концерт программасында да тәкъдим ителәчәк, сәхнәдә республиканың егермедән артык коллективы чыгыш ясаячак.
Концерт 15:00 сәгатьтә башлана.
15 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр Казанның «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында анимацион роликлар, видеороликлар һәм компьютер уеннары булдыру белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен профиль смена оештырыла. Смена «Байтик» һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе белән берлектә оештырыла.
15 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында XII төбәкара «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган спектакльне бүләкләү тантанасы була.
18 декабрь Казанда «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Амадина тавышы» төбәкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
14 декабрь Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә Дәүләт Рус музее җыелмасыннан Николай Рерих күргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстанлыларны 2022 елга ведомство максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуда катнашырга чакыра.
Бүген 18:00 сәг. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган тантаналы кичә уза
2021 елның 16-17 декабрендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысасында А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Күп милләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узачак.
«Татарстан Республикасы Әтнә район башкарма комитетының Мәдәният бүлеге», Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында Яңа ел каникуллары алдыннан "Юллар" проектын эшләтеп җибәрергә җыена.