18 декабрь Казанда «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Амадина тавышы» төбәкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Фестиваль өч этапта уза. 26 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр барлык теләүчеләрдән гаризалар кабул ителде. Конкурста катнашу өчен музыкаль номерның видео-язмасын җибәрергә кирәк иде. РФ территориясендә яшәүче 30дан артык милләт вәкиленнән барлыгы 50дән артык гариза кабул ителгән. 9 декабрьдә Фестивальнең Гала-концертына читтән торып сайлау үткәрелде, ул 18 декабрьдә узачак. Концертның махсус кунагы -Дагыстан Республикасының халык артисткасы, Чечен Республикасының халык артисткасы, «Кавказ тавышы» премиясе иясе Зәйнәб Махаева булачак.
Гала-концертка әзерлек кысаларында 15 финалист Казанда җыелачак. 16-18 декабрьдә балаларны остазлар белән эшләү, концерт өчен номер әзерләү, вокал һәм актерлык осталыгы буенча һәм пластика буенча мастер-класслар көтә.
Финалистларның барысы да дипломнар һәм музыкаль уен кораллары кибетенә 10 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнә.