Казанда XII Төбәкара «Иделкәем&Кариев варислары» фестиваль-конкурсы узачак

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

15 декабрь  көнне 17:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында XII төбәкара «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган спектакльне бүләкләү тантанасы була.

Тамашачылар өчен Алексеевск муниципаль районы «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең «Радужная фантазия» халык театры куелышында Аркадий Гайдар повесте буенча «Тимур һәм аның командасы» спектакле күрсәтеләчәк,

Программада: фестиваль-конкурсның жюри әгъзаларыннан мастер-класслар, фестиваль-конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы.

Конкурс 2021 елның июнендә башланды һәм шушы вакыт аралыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 42 гариза кабул ителде. Спектакльләрдә 650дән артык яшь артист катнашты. Онлайн форматта Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, әйдәп баручы актерлары һәм рәссамнары катнашында театр сәнгатенең барлык төрләре буенча мастер-класслар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International