Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстанлыларны 2022 елга ведомство максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуда катнашырга чакыра.
2021 елның 15 декабрендә 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2022 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары билгеләнәчәк.
Иҗтимагый совет утырышында барлык теләүчеләр, шул исәптән алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнар катнаша ала. Instagram социаль челтәрендә турыдан-туры эфир оештырылачак.
Теркәлү өчен анкетаны Elena.Chemerisova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Анкеталарны кабул итү 14 декабрьдә тәмамлана.
Утырышта 2022 елга ведомствоның түбәндәге максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу булачак:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2039745.htm