17 декабрь Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын йомгаклау тантанасы узачак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак. Чара кысасында республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына төп нәтиҗәләр ясалачак.
Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуашия, Мордовия, Удмуртия, Алтай һәм Әзербәйҗаннан килгән танылган милли шагыйрьләр бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булачак. Бәйрәмгә Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллекләре һәм филиаллары, шулай ук Татарстан муниципаль районнарының Дуслык йортлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, милли-мәдәни автономия активистлары да киләчәк.
Татарстан районнары һәм шәһәрләре мәдәни коллективлары бәйрәм концерт программасында да тәкъдим ителәчәк, сәхнәдә республиканың егермедән артык коллективы чыгыш ясаячак.
Концерт 15:00 сәгатьтә башлана.