Бүген Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган тантаналы кичә уза

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Бүген 18:00 сәг. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган тантаналы кичә уза

Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак.

Сәхнәгә югары уку йортының иҗат коллективлары чыгачак:

•    Казан консерваториясенең Симфоник оркестры

•    Казан консерваториясенең студентлар хоры

•    «Tatarica» оркестры

•    Казан консерваториясенең опера студиясе

•    Казан консерваториясенең фольклор ансамбле

•    Казан консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе укучылары хоры

Концерт программасында Михайлов театры солисты Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина һәм Айдар Сөләйманов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Любовь Добрынина, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Денис Хан-Баба, Халыкара конкурслар лауреатлары Айсылу Сәлмәнова, Айрат Ганиев, Зөлфәт Фәхразиев (фортепиано), Ван Юйцянь (фортепиано) һәм башкалар бар. Сәхнәгә яшь башкаручылар – консерваториянең урта мәктәп укучылары, «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары Григорий Грицков (кларнет) һәм Софья Иванова (фортепиано) чыгачак.

Концертта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры да катнашачак. Мәктәп укучыларын, студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын- өч буынны берләштергән хорда 170 музыкант катнашачак.

Кичәдә дирижерлык пультын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, ТР дәүләт академик симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Казан консерваториясе профессоры Александр Сладковский, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов, консерваториянең Симфоник оркестры җитәкчесе Евгений Афанасьев алачак.

Программада рус, татар һәм чит ил классикасы, шулай ук заманча композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International