16-17 декабрь Казанда «Күп милләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узачак

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

2021 елның 16-17 декабрендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысасында А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Күп милләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узачак.

Быелгы форум татар сәнгате белеменә нигез салучы Ф.Х. Вәлиевның (1921-1984) тууына 100 ел тулуга багышлана. Симпозиум кысаларында Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән галимнәр чыгыш ясаячак.

Тулырак программада

Чарага керү өчен шәхси QR-код (документ) күрсәтү сорала.

Казан, К.Маркс урамы, 26, А.С.Пушкин исемендәге мәдәният йорты

Оештыручылар:

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау Ресурс үзәге

Сәнгать белгечләре Ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе

Теркәлү өчен тел.: Фәррахова Диләрә, 8937269169.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International