ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Казанның «Мир» кинотеатрында республика халыкларының «Панорама» кинофестивале тәмамланды. Оештыручылар фестивальнең республиканың мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булачагына ышаныч белдерделәр. Моннан тыш, "Панорама" фестивален бөтен Россиягә масштабларга телиләр.

2021 елда  Татарстанда узган «Панорама» кинофестивале Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде. Кинофорум республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләрен берләштерде. Ел дәвамында «Мир» кинотеатрында чуаш, мари, башкорт, грузин, якут кинолары көннәре узды. Моннан тыш, тамашачылар славян, әрмән, һинд һәм бурят фильмнарын да карый алдылар. «Панорама» ТР халыклары кинофестивален оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты.

2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында театральләштерелгән тамашалар һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа ел экскурсияләре, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр узачак.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә 17 декабрьдән «Музыкаль тылсым" яңа ел күргәзмәсе ачыла.

2021 елның 22 декабреннән 2022 елның 13 гыйнварына кадәр Татарстанның табигать тарихы музее фойесында «Экологик Яңа ел чыршысы» конкурсында катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмә оештырыла.

Музейларда һәм Казан Кремле территориясендә Яңа ел чаралары 2022 елның 10 гыйнварына кадәр узачак.

"Казан  Кремле» музей-тыюлыгында Яңа ел чаралары программасы

Экскурсия эше бүлеге:

+7 (843) 567-81-42

"Казанның Яңа ел утлары» автобус экскурсиясе

"Яңа ел ныгытмасы» җәяүле экскурсиясе

Вакыты һәм программаның бәясе турында тулырак мәгълүмат

"Казан  Кремле» музей-тыюлыгы сайтында kazan-kremlin.ru

яки +7 (843) 567-80-17 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Казан яшь тамашачылар театры 2022 елның гыйнварында узачак «Төнге трамвай» спектакле-променадасына билетлар сата башлады. Аудиоспектакль Азино ягына таба "Җиңү Проспекты метро станциясе" трамвай тукталышында 23:00 сәг. башлана.

Аудиоспектакль 2-9 гыйнварда, аннары җомга һәм шимбә көннәрендә куелачак. Билетны түбәндәге сылтама буенча сатып алырга мөмкин: https://kazan-tuz.ru/repertoire/evening_132.html

Бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Виталий Улановның (Саратов шәһәре) шәхси коллекциясеннән «Тәмле чәй» күргәзмәсе ачылды. Әлеге коллекциядә XVII гасыр экспонатлары бар. Чәйнекләр, чынаяклар, аш, чәй кашыклары һәм башка кирәк-яраклар тәкъдим ителгән.

Экспонатлар Көнбатыш Европада һәм Америкада XVIII-XX гасырларда ясалган. Көмеш, кызыл бакыр, Британия металы, фил сөякләре, янтарь, кара агач Европаның күп илләрендә, барыннан да элек Бөекбританиядә кулланылган чын сәнгать әсәрләрен ясау өчен төп материаллар булып хезмәт иткән.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген татар театры барлыкка килүенә 115 ел тулды. Мәдәниятыбыз өчен бу аеруча мөһим вакыйга булып тора. 1906 елның бу көнендә Казанда татар телендә рәсми рәвештә беренче спекталь куела. Барча театр җәмәгатьчелеген.тамашачыларны бу истәлекле көн белән тәбриклибез. Яшәсен милли театрыбыз!

Кичә Казанның «Мир» кинотеатрында «Студент киносы көне» һәм «Кыска метражлы кино көне» Бөтенроссия акциясе узды. Тамашачылар игътибарына Казан студентларының кыска метражлы биш, шулай ук Россия режиссерларыннан кыска метражлы өч фильм тәкъдим ителде.

Казан мәдәният институтыннан тәкъдим ителгән кыска метражлы кино арасында «Клюквенное лето» картинасы (Асель Баһаветдинова) да бар. Тамашачылар бу фильмны беренче тапкыр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Казан премьералары» секциясендә күргән иделәр. Кыска метражлы фильм Денис Осокин хикәясе буенча төшерелгән. Тагын бер диплом эше-режиссер Арсений Кузнецовның «За пригоршню биткоинов" кыска метражлы картинасы күрсәтелде. Россия Ислам институтыннан өч фильм тәкъдим ителде. Айрат Ибраһимовның «Пробуждение», теолог-студентлар төркеменең «Не забывай», шулай ук Ксения Мейерның «Кодекс журналиста» киносы куелды.

Студентларның кыска метражлы фильмнарын күрсәтүдән соң «Мир» кинотеатры «Кыска метражлы кино көне-2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Казан тамашачысына Россиянең тагын кыска метражлы өч фильмы тәкъдим ителде. Казанлылар Анна Озар һәм Павел Емелинның «Ку-Ку» картинасын күрделәр. Режиссер һәм сценарист Владислав Иконниковның "Урам яктысы" киносы куелды. Популяр актер Александр Петровның «Ангел» исемле кыска метражлы картинасы альманахны тәмамлады.

Халыкара кыска метражлы кино көне 21 декабрьдә, елның иң кыска көнендә билгеләп үтелә. Россия беренче тапкыр Халыкара акциягә 2014 елда Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы белән кушылды.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

18 декабрьдә Казанда “Амадины тавышы” төбәк җыр-фестиваленең Гала-концерты узды. Җиңүчеләрнең берсе - Казан дәүләт мәдәният институтының этносәнгать иҗаты һәм музыка белеме кафедрасының 1 курс студенты Нажимова Карина, җитәкчесе Эльвира Галиуллина.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Питрәч муниципаль районының «Балкыш» халык театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Гран-при иясе Мансур Гыйләҗев (режиссеры Мисалов Фәнил Фәнис улы) спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре һәм һәр номинация буенча акчалата сертификатлар бирелде.

18 һәм 19 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында «Свои» яшьләр киномәйданчыгы базасында беренче тапкыр яшь кинематографистлар өчен «Хәзерге кинематограф трендлары» темасына интенсив узды. Лекторлар булып Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты (СпбГИКиТ) укытучылары: экран сәнгате факультеты вазифаларын башкаручы, кино һәм телевидение продюсированиесе кафедрасы доценты Павел Данилов һәм доцент, мультимедиа һәм анимация режиссурасы кафедрасы мөдире Ольга Ефимова чыгыш ясады. Тыңлаучылар күбесенчә Татарстан киноиндустриясендә беренче адымнарын ясаучы студентлар булды.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан оештырылды һәм 2021 елның 3 ноябрендә башланды. Конкурсның гомуми приз фонды 900 мең сум тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International