ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 21 декабрендә 10.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы бинасы янында (Казан шәһәре, Несмелов ур., 7нче йорт) очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка мемориаль такта ачу тантанасы була.

Быел июль аенда легендар очучының тууына 104 яшь тулды. Ул Спас өязенең Торбеево авылында туа, 17 яшендә Казанга күчеп килә һәм елга техникумын тәмамлый, ә сугыштан соң Татарстан башкаласына әйләнеп кайта һәм соңгы көннәренә кадәр биредә яши.

Девятаев истәлегенә мемориаль такта кую тәкъдиме белән Александр Печерский истәлеге Фонды чыкты. Тәкъдим ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча Комиссия тарафыннан хупланды.

Мемориаль такта кую турында ТР Министрлар Кабинеты карары Ватан Геройлары көне алдыннан-2021 елның 8 декабрендә нәшер ителде.

Тактаны әзерләү һәм урнаштыру Президент грантлары фонды чараларына гамәлгә ашырылды.

Мәдәният министрының йомгаклау матбугат конференциясе кысаларында «Мәдәният каләме» конкурсы нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы булып узды.

 

Бүген ХХ гасыр башындагы легендар татар зыялыларының тарихи бинасы - «Шәрыкъ клубы» нда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың йомгаклау матбугат конференциясе узды.

Ведомство башлыгы 2021 ел һәм киләсе елның иң мөһим проектлары турында сөйләде.

Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы креатив индустрияләр мәктәбе булдыруга Россия Грантын отты. "Россия Федерациясе Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбен булдыру өчен җиһазлар сатып алуга 58 млн. сум акча бирәчәк", - дип хәбәр итте министр.

Узган елда Татарстан мәдәният өлкәсендә РФ Президенты грантларына (Мәдәни инициативалар) дәгъва кылучы гаризалар саны буенча илнең барлык төбәкләре арасында дүртенче урынны яулады. Җиңүчеләр саны (гарнт алучылар саны) буенча республика икенче урынны алды, диде И.Х.Әюпова.

Сынлы сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Казанда күптән түгел ачылган Николай Рерих һәм Николай Фешин күргәзмәләрен карарга тәкъдим итте.

21 декабрь татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы Светлана Гарбузованың күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе ачыла.

Татарстанны Светлана Гарбузованың әсәрләре Санкт-Петербургның Рус музеенда, Истанбул, Исламабад, Парижның зур күргәзмәләрендә тәкъдир итте.

Күргәзмәдә мозаика паннолары, татар итекләре – читекләр, костюм детальләре, букчалар, интерьер әйберләре, батик техникасында рәсемле ефәк тукымалар күрсәтеләчәк. Бу авторның шәхси җыелмасы -Татарстанның «Алтынчәч», «Баядерка», «Казан йортлары», «Пар ат», «Зәңгәр шәл» һ.б. әсәрләрдән өзекләр.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Казан шәһәре музей комплексы белән берлектә үткәрелә.

Казан яшь тамашачылар театрында балалар өчен Юлбарыс елына багышланган "Джунглида Яңа ел" һәм интермедияле спектакльләр күрсәтелә башлады.

Кечкенә юлбарыс баласы джунглидан китәргә теләми, шуңа күрә Кар кызы аны үзе белән алып китү өчен җылы якка юл ала.

Яңа ел тамашалары 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Барлык тамашалар да Роспотребнадзор таләпләре нигезендә уза, 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга QR-код күрсәтү кирәк.


19
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Ел саен Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Без Бөек Держава өчен» Бөтенроссия ачык дистанцион (online) конкурс, «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне» һәм «Россиянең Хәрби дан көне» Бөтенроссия музыка проекты кысаларында ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көн Ленинград халкына һәм аны азат иткән сугышчыларга багышланган.

Конкурс балалар-яшьләр аудиториясе белән эшне оештыручы белгечләрне ачыклау һәм аларга алга таба ярдәм итү максатыннан үткәрелә.


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 20 декабрендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсен цифрлаштыру» темасына квартал коллегиясе узачак.

Коллегиядә цифрлаштыруны камилләштерү трендлары, әлеге өлкәдә мәдәният учреждениеләренең уңышлы практикасы һәм Татарстанда цифрлаштыру елына перспектив планнар турында фикер алышачаклар.

Коллегияда шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында иң яхшы сәнгать әсәренә Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы да узачак.

Журналистларны әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз! Аккредитация: Даниил Плаксин, +7 (927) 031-04-42.

Татар язучысы Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган "Жат эмесмин" / "Чит түгел мин…" спектакле Бишкек шәһәрендә узган ART-ORDO-2021 театр фестивалендә Гран-при яулады. Спектакльне Б.Кыдыкеева исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары уйнады.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

18  декабрь,  12.00  сәгатьтә,  Кәрим  Тинчурин  театрында  Казан  «Юлбасма» нәшриятының «Балачак дөньясы» исемле балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Әлегечара Тинчурин театрының шәһәр мәдәни институтлары белән беренче уртак проекты булачак. Тинчурин театры бай мирасыбызны киң даирә кулланучыларга теләп тәкъдим итә һәм җирле авторларга, башкаручыларга, нәширләргә ярдәм итүне үз миссиясе дип саный.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International