Конкурс Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан оештырылды һәм 2021 елның 3 ноябрендә башланды. Конкурсның гомуми приз фонды 900 мең сум тәшкил иткән.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы прозаик әсәр» (повесть яки хикәя):
I урын – Гыйлманов Галимьян Хамитьян улы «Булат нигә йокламый?!»;
II урын–Муллагалиева Айгөл Габдулла кызы «Үзгәрмә, яме?!»;
III урын –Хаҗиәхмәтова Әлфия Мирзанур кызы “Канатлар ныгыганда”.
«Иң яхшы комикс":
I урын-Әскәрова Сәлимә Юлай кызы
Елизавета Андрей кызы Буланкина
Надежда Вячеслав кызы Чурилова
"Илдә җирсез".
II урын-Камалова Зөләйха Камил кызы «Тылсымлы карават»;
III урын-Тимербаев Айдар Равил улы, Кандакова Ульяна Алексей кызы "Яңа күлмәк»;
"Иң яхшы скетч":
Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәд кызы "Карсыз кыш маҗаралары".
«Иң яхшы балалар шигыре (шигырьләр яки поэмалар циклы):
I урын-Бәшәров Рәшит Гафар улы "Һавадагы йолдыз»;
II урын-Арсланова Рәхимә Минвәли кызы "Көз»;
III урын-Солтанова Ләйсән Илдар кызы (Биби тәхәллүсе) «Дөньяны танып белү».