ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Яшьләр Мәдәният Менеджмент» Икенче республика форумында катнашучылар Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты.

Форумда катнашучылар очрашуда мәдәният волонтерлары хәрәкәтенең бердәм календарен булдырырга тәкъдим иттеләр һәм «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте эше буенча методик рекомендацияләрнең нигезен тәкъдир иттеләр.

Методик тәкъдимнәр 2022 елның гыйнварында ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында игълан ителәчәк.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының иң яхшы әсәрләре күргәзмәсе ачылды, шулай ук фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

2021 елда конкурста профессиональ фотографлар һәм Россиянең сигез регионыннан һәвәскәрләр дә катнашты, 400 дән артык эш тәкъдим ителде. Барлыгы-44 конкурсант. Катнашучылар өч номинациядә ярышты: "Болгар. Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел», «Гореф-гадәтләр һәм йолалар" һәм "Халык-гамәли сәнгате".

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.

Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында күргәзмә 2021 елның 27 декабренә кадәр эшләячәк.

Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында «Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция оештырды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты, очрашуда шулай ук КХР Казандагы вице-консулы Пянь Сяоцян һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

25 декабрьдән Милли музейда 1910 елгы Казан буенча виртуаль экскурсияләр — «Переходъ» проекты башлана.

«Переходъ» –  111 ел элек булган шәһәребез буйлап сәяхәт итү. Сез кәнәфигә утырасыз, виртуаль чынбарлык шлемын киясез һәм үткәннәргә  чумасыз.

Бу ХХ гасырның 1910-1920 еллардагы Казанны күрү проекты. Проект өстендә тарихчылар, археологлар, реставраторчылар, VR программалаштыру һәм визуализацияләү белгечләре эшләде.

Иске Казан буйлап йөрүне өр яңа VR-күзлек тәэмин итә, сәяхәтне РФ атказанган артисты Владимир Еремин алып бара. Тагын да үзенчәлекле мөмкинлек: үткәнне һәм хәзергене чагыштыру өчен бер төймәгә басу җитә.

10+

Дәвамы – 30 минут

Алдан язылу сорала +7 (987) 219-04-26.

8 чит ил блогеры Россия буенча сәяхәткә чыкты. Тревел-тамаша 2022 елның гыйнварында «Who is Russia" youtube-каналында башлана.

Сәяхәтчеләр Мәскәүдән кузгалып, ә Петербургта финишка килделәр. Юлда шоуда катнашучылар Россия, Татарстан, Чечня, Краснодар крае һәм Башкортстанның мәдәниятен, тарихын, табигатен өйрәнделәр. Сәяхәттә алар бәхәсләштеләр, дуслаштылар, гаҗәпләнделәр, атта йөрделәр, һавада очтылар һәм күлгә чумдылар. Һәм һәркайда аларны рус классик язучыларының китаплары озата йөрде, аларның әсәрләре һәм цитаталары сәяхәтнең лейтмотивына әверелде.

Үзләренең юлларында блогерлар стендап-шоу белән чыгыш ясадылар, Россиядә күргәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Россия һәм бөтен дөнья тамашачылары геройларның барлык маҗараларын гыйнвар аенда ук күрә алачак. Who is Russia катнашучыларын танылган рус блогерлары — сәяхәтче Петр Ловыгин, «Петенька Планетка» тревел-блогер Дмитрий Лукьянчук (Instagram да 850 мең абунәче), шулай ук актерлар һәм спорт йолдызлары озатып йөрде.

Инстаграм проекта: https://www.instagram.com/who.is.russia/

Youtube-канал проекта: https://www.youtube.com/channel/UCjdVYqaBSaOabqlRjK4LbFw/

Проект Росмолодежь агентлыгы, «Россия мөмкинлекләр иле" проектының Ресурс Яшьләр Үзәге һәм Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы ярдәмендә оештырылды.

 


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманчы премиясе лауреаты Газиев Рәшит Хамис улы вафат булды.

Р.Х.Газиев Казанда 1954 елның 10 февралендә туа.

1974 елда Казан сәнгать училищесын, 1980 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый.

1981-1988 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Баш рәссам вазифаларын башкара.

2001 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәшит Хәмис улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсына гариза бирү кампаниясе буенча семинар узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Министр гариза бирү кампаниясендә проектларны бәяләү үзенчәлекләре белән уртаклашты һәм нинди аспектларга аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтеп үтте.

Семинарда Президент мәдәни инициативалар фондының беренче конкурсында җиңүчеләр, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашты.

Спикерлар проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм докладлар белән чыгыш ясадылар.

Иртәгә 24 декабрь 10.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы Йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» республика фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Бүләкләү тантанасы  кысаларында конкурста җиңүчеләрнең фотокүргәзмәсе дә ачылачак.

Бүген Татарстан Республикасы Конституция суды бинасы янында Сәйфихан Нәфиевка мемориаль такта ачу тантанасы узды. Ул ТР Конституция судының беренче рәисе була һәм 2000 - 2004 елларда әлеге вазифада җитәкчелек итә. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР җитәкчесе Сәйфихан Нәфиевның конституцион контроль органын булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте. Аның эшчәнлеге законның өстенлеген тәэмин итүгә, кеше һәм гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлдерелгәнен ассызыклады.

Тантанада катнашучылар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар, шулай ук чараның төп шәхесенә багышланган күргәзмә белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International