“Театр − яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә” (ГабдуллаТукай)
Бүген татар театры барлыкка килүенә 115 ел тулды. Мәдәниятыбыз өчен бу аеруча мөһим вакыйга булып тора. 1906 елның бу көнендә Казанда татар телендә рәсми рәвештә беренче спекталь куела. Барча театр җәмәгатьчелеген.тамашачыларны бу истәлекле көн белән тәбриклибез. Яшәсен милли театрыбыз!