«Мир» кинотеатры кыска метражлы кино мәйданчыгы

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Кичә Казанның «Мир» кинотеатрында «Студент киносы көне» һәм «Кыска метражлы кино көне» Бөтенроссия акциясе узды. Тамашачылар игътибарына Казан студентларының кыска метражлы биш, шулай ук Россия режиссерларыннан кыска метражлы өч фильм тәкъдим ителде.

Казан мәдәният институтыннан тәкъдим ителгән кыска метражлы кино арасында «Клюквенное лето» картинасы (Асель Баһаветдинова) да бар. Тамашачылар бу фильмны беренче тапкыр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Казан премьералары» секциясендә күргән иделәр. Кыска метражлы фильм Денис Осокин хикәясе буенча төшерелгән. Тагын бер диплом эше-режиссер Арсений Кузнецовның «За пригоршню биткоинов" кыска метражлы картинасы күрсәтелде. Россия Ислам институтыннан өч фильм тәкъдим ителде. Айрат Ибраһимовның «Пробуждение», теолог-студентлар төркеменең «Не забывай», шулай ук Ксения Мейерның «Кодекс журналиста» киносы куелды.

Студентларның кыска метражлы фильмнарын күрсәтүдән соң «Мир» кинотеатры «Кыска метражлы кино көне-2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Казан тамашачысына Россиянең тагын кыска метражлы өч фильмы тәкъдим ителде. Казанлылар Анна Озар һәм Павел Емелинның «Ку-Ку» картинасын күрделәр. Режиссер һәм сценарист Владислав Иконниковның "Урам яктысы" киносы куелды. Популяр актер Александр Петровның «Ангел» исемле кыска метражлы картинасы альманахны тәмамлады.

Халыкара кыска метражлы кино көне 21 декабрьдә, елның иң кыска көнендә билгеләп үтелә. Россия беренче тапкыр Халыкара акциягә 2014 елда Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы белән кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International